Ҡәҙерле дуҫтар, билдәле булыуынса, төркөмөбөҙҙә 16 йәштән өлкән һәүәҫкәрҙәр араһында яҙ һәм мөхәббәт темаһына “Яҙғы моңдар” шиғриәт конкурсы бара. Унда сираттағы ҡатнашыусыбыҙ – Дүртөйлө ҡалаһынан Клара Сәфәрова.
СӨЮ ХИСЕ
Кар суларын җыеп,
Яз сулышын тоеп,
Умырзая чыга
Юл ярып.
Без килгәнбез җиргә
Яшәр өчен бергә,
Сөю хисләренә
Уралып.
Ямьле язлар үтә,
Гомер җәе җитә.
Ә күңелдә - һаман
Яз хисе.
Җыйгангамы бергә
Онытылмый бер дә
Язгы чәчәкләрнең
Хуш исе.
Яшьли сөйгән ярым,
Син бит минем парым.
Тигез яшик гомер
Елларын.
Сөенсеннәр дуслар,
Сайрап торсын кошлар,
Матур үтик тормыш
Юлларын!
ЯРЫЙ ӘЛЕ СИН БАР
Авыр минутларда юаттың
Хәсрәтемне җуйдың, югалттың.
Шифа булдың сулган гөлемә,
Пар канатлар куйдың иңемә.
Мәхәббәтең кирәк, бик кирәк,
Күңелемдә бары шул теләк.
Матур үтсәк тормыш юлларын,
Тигез яшәп гомер елларын,
Сөенерләр якын дус-ишләр,
Көнләшкәннәр, белмим, ни эшләр?
Бергә барыйк көзге җилләргә,
Авырлыкны кирәк җиңәргә.
Ышанам мин сиңа, бәхетем,
Язмыш кошым – чая бөркетем.
Бергә кайтыйк яшьлек язына,
Иркәләнеп сөю назына.
ТАТУ ЯШИК
Яратам мин алсу таңнарда
Кош сайравын бөдрә талларда.
Шат жырлары рәхәт күңелгә,
Тату яши кошлар гомергә.
Рәнҗетмәгез якын дусларны,
Куркытмагыз сайрар кошларны.
Моң-сагышлар авыр күңелгә.
Тату булсак иде гомергә!
Дус-ишләрең булсын яныңда
Язмышыңның авыр чагында.
Кошлар кебек сайрап гел бергә
Тату яшик, дуслар, гомергә!
Фото К. Сәфәрованың шәхси архивынан.